• 21.04.2017

    Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында семинар узды

    2017 нче елның 20 апрелендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында “Даими сакланучы һәм эш-хезмәт документларын хисапка алу исемлеге төзү. Документларны тегү кагыйдәләре” темасына семинар узды. Семинарда Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы муниципаль районнары башкарма комитетларының архив бүлекләре җитәкчеләре һәм Казан шәһәренең Башкарма комитеты аппаратының муниципаль архив идарәсе башлыгы  һәм хезмәткәрләре катнашты. Семинарда катнашучылар архив документларын хисапка алу исемлеген төзү һәм аларны тегү үзенчәлекләре белән таныштылар. Документларны хисапка алу исемлеген рәсмиләштерү процессында җибәрелгән типик хаталарны анализладылар.
  • 20.04.2017

    Экология елына багышланган күргәзмә белән Лаеш интернат-мәктәбе укучылары таныштылар

    2017 елның 19 апрелендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Лаеш интернат-мәктәбенең 7-11 сыйныф укучылары Экология елына багышланган документаль күргәзмә белән таныштылар. Күргәзмә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының күргәзмәләр залында урнаштырылган. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы бүлеге мөдире Н. А. Шарангина укучыларны шимбә өмәләре тарихын һәм әйләнә-тирә мохитны саклауга багышланган чараларны яктырткан документлар белән таныштырды.
  • 17.04.2017

    Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең утырышы узды

    2017 елның 14 нче апрелендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт архивы һәм муниципаль архивларның оешма-чыганакларының (Республика балалар клиник хастаханәсе, Татарстан Республикасы Милли музее, Авыл хуҗалыгының татар фәнни-тикшеренү институты, муниципаль район авыл җирлекләренең Совет һәм Башкарма комитетлары һәм башка оешмаларның) эш номенклатуралары, архив һәм эксперт комиссияләре кагыйдәләре, документларны хисапка алу исемлекләре каралды.
  • 14.04.2017

    “Геройлар Хатлары” интернет-эстафетасы старт алды

    Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 72 еллыгы алдыннан вКонтакте һәм instagram социаль челтәрләренең «Молодая Гвардия РТ» интернет-аккаунтларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты “Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлеге белән берлектә 2017 елның 13 апрелендә “Геройлар Хатлары” эстафетасын башлады. Акция Бөек Ватан сугышында катнашучы ватандашларыбызның хатлары аша тарихны өйрәнүгә юнәлдерелгән. Интернет-аккаунтларда Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы хатлар урнаштырыла.  

Чаралар планы

Вакыйгалар календаре

Апрель 2017 г.

Дш Сш Чш Пҗ Җм Шм Як
      1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Элемтәләр

Адрес:
420107, Казан шәһәре
Телефон:
+7 (843) 2 229 562
E-Mail:
Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования