Татарстан Республикасы районнарында һәм шәһәрләрендә “Сугыш чоры хатлары. 1941-1945 еллар” дип аталган күчмә фотокүргәзмә үтә

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы районнарында һәм шәһәрләрендә “Сугыш чоры хатлары. 1941-1945 еллар” дип аталган күчмә фотокүргәзмә үтә. Күргәзмә “Единая Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең “Тарихи хәтер” проекты кысаларында оештырылды.

            Күргәзмә Бөек Ватан сугышына багышланган һәйкәлләр җирлегенә якташларыбыз хатлары урнаштырылган фотолардан тора.

Бүгенге көндә күргәзмәләр Баулы, Ютазы, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Чирмешән, Әлмәт, Мөслим, Сарман, Актаныш, Әгерҗе, Минзәлә, Тукай, Менделеевск, Алабуга районнарында, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә үтте.

Проектны Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм “Тарихи хәтер” партия проектын гамәлгә ашыру буенча Җәмәгать советы җитәкчелегендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендәге “Единая Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең җирле бүлекләре тормышка ашыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International