Мәскәүдә Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиевны искә алдылар

4 март 2018 ел., якшәмбе

2018 елның 4 мартында Мәскәү шәһәренең Данилов зиратында Россия һәм Татарстанның танылган сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиевның каберенә чәчәкләр кую церемониясе узды. Ул 88 яшендә вафат булды, 4 мартта аңа 90 яшь тулыр иде.

Ф. Ә. Табиевны искә алу чарасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков, Фикрәт Табиевның дуслары, хезмәттәшләре, гаиләсе катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования