Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды

2018 елның 20 марты, сишәмбе

2018 елның 20 мартында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеше Стратегиясенә үзгәрешләр кертү өчен бирелгән тәкъдимнәре турында фикер алыштылар, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының һәм “Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” дәүләт бюджет учреждениесенең 2018 елга сатып алулар планы, “Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын бәяләү критерийлары, 2018 елга архив эше өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын бозуны булдырмау профилактикасы программасы проекты һәм “2015-2020 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен тормышка ашыру” дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының 2017 ел өчен хисабы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International