Архивчылар һәм мәктәп укучылары Казан Кремлендә ветераннарга сугыш чоры хатлары укыдылар

2018 елның 11 мае, җомга

2018 елның 11 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт архивы “Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының “Манеж” күргәзмәләр залында Җиңү көненә багышланган “Сугышның үлемсез сүзләре” дип аталган чара үткәрде. Чарада Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы 54 нче номерлы мәктәбенең 5 “В” сыйныф укучылары катнашты. Архивчылар һәм укучылар ветераннарга сугыш чоры хатлары укыдылар, Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланган Бөек Ватан сугышы еллары кинохроникасын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International