Татарстан Республикасы архив хезмәте Идел буе федераль округы архив оешмаларының Фәнни-методик советы утырышында һәм семинар-киңәшмәсендә катнашты

2018 елның 22 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы архив хезмәте делегациясе Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Г.З. Габдрахманова җитәкчелегендә Идел буе федераль округы архив оешмаларының Фәнни-методик советы утырышында һәм "Идел буе федераль округының дәүләт һәм муниципаль архив оешмалары белгечләрен әзерләү һәм һөнәри яңадан әзерләү проблемалары" семинар-киңәшмәсендә катнашты. Утырышта Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәис урынбасары Р.Ә. Шәйхетдинова "Татарстан Республикасында архив мәгълүмати-эзләнү системасын барлыкка китерү һәм әйләнешкэ кертү. Үсеш перспективалары (электрон уку залы)" һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы директор урынбасары И.Ф. Шәфиков "Архив эшчәнлеген популярлаштыру буенча "Татарстан Республикасы Дәүләт архивы"ның эш тәҗрибәсеннән" дигән темаларга чыгыш ясадылар.

Фәнни-методик совет карары белән аның составына Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Г.З. Габдрахманова, Татарстан Республикасы Дәүләт архивы директоры вазифаларын башкаручы А.Р. Мифтахова, директор урынбасарлары И.Ф. Шәфиков, Л.М. Нәҗметдинова, дәүләт архивының оештыру-методик бүлеге башлыгы О.Н. Шәфигуллина кертелделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International