Язучы Л. Н. Толстойның тууына 190 ел тулуга багышланган интернет-күргәзмә әзерләнде

2018 елның 25 мае, җомга

“Татарстан Республикасы архивлары” порталына бөек рус язучысы, дөнья әдәбияты классигы Лев Николаевич Толстойның тууына 190 ел тулуга багышланган документаль күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы документлар тәкъдим ителә. Алар арасында Л. Н. Толстой тууы турында метрик язманың күчермәсе, хатлар, гаризалар, Казан Император университетының юридик факультеты студенлары исемлеге (алар арасында Л. Н. Толстой да бар) һәм башка документлар бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International