Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты коллегиясенең утырышы узды

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

2018 елның 30 маенда Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты коллегиясенең “Татарстан Республикасы архив учреждениеләре тарафыннан күрсәтелүче дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең торышы һәм үсеш перспективалары” темасына багышланган утырышы узды.

Коллегия эшендә Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Э. Я. Вафин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе җитәкчесе Г. Р. Нигъмәтуллина, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының, Казан шәһәре Башкарма комитетының, Татарстан Республикасы Дәүләт архивы һәм муниципаль архивларның  җитәкчелек составы, Татарстан Республикасы Дәүләт архивының оешма-чыганаклары вәкилләре, «Системы документооборота» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять хезмәткәрләре катнашты. Коллегия утырышында барлыгы 150 дән артык кеше катнашты.

Коллегиядә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Г. З. Габдрахманова, Удмуртия Республикасы Хөкүмәте каршындагы Архив эшләре буенча комитетының дәүләт контроле, исәп һәм хокукый эш бүлеге башлыгы Е. А. Белова, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Р. Ә. Шәйхетдинова, республика муниципаль архивлары вәкилләре чыгыш ясады.

Утырыш барышында республика архив хезмәте һәм Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары һәм ведомство бүләкләре тапшырылды. Шулай ук коллегия барышында VI Бөтенроссия яшүсмерләрнең уку-тикшеренү эшләре конкурсының республика этабында җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International