Гражданнар сугышына багышланган күргәзмә ачылды

2018 елның 26 июне, сишәмбе

2018 елның 26 июнендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының күргәзмәләр залында Гражданнар сугышына багышланган күргәзмә ачылды.

Экспозициядә Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы документлар тәкъдим ителә. Алар арасында боерыклар, хатлар, кыскача очерклар, кара-каршы көрәшүчеләрнең листовкалары, фоторәсемнәр һәм 1918 елның август-сентябрь вакыйгаларында катнашучыларның истәлекләре бар.

Күргәзмәне ачуда Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 168 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты. Архивчылар укучыларга Гражданнар сугышы турында сөйләделәр, “1918 елда Совет Кызыл Армия гаскәрләре тарафыннан Казанны алу” дип аталган документаль фильм күрсәттеләр, күргәзмә буенча экскурсия оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International