Әгерҗе районы Башкарма комитетының архив бүлегендә күргәзмә һәм экскурсия үтте

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

Россия һәм Татарстан Республикасы дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгын, Әгерҗе шәһәренең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегендә “Нур” мәчете каршындагы мөселман лагеренә йөрүче балалар һәм изге Сергий Радонежский чиркәве каршындагы якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен күргәзмә һәм экскурсияләр үтте.

Балаларга архив эшчәнлеге, документларны саклау, туплау, исәпкә алу һәм файдалану кагыйдәләре турында сөйләделәр, аларны Әгерҗе районы тарихына караган материаллар һәм “архив белгече” һөнәре белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International