Кремль яры буенда “Иске Казан” сирәк фотооткрыткалар күргәзмәсе ачылды

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Кремль яры буенда Татарстан Республикасы Дәүләт архивы фондларында сакланучы “Иске Казан” сирәк фотооткрыткалар күргәзмәсе ачылды. Яр буе кунаклары узган гасырның 20-30 нчы елларында шәһәрнең нинди булуын күрә алалар.

Уникаль коллекцияне архив ике ел элек татар драматургы Галиәсгар Камалның туганы Искәндәр Камалдан сатып алды. Экспертлар фикеренчә, фотооткрыткалар коллекциясе зур тарихи һәм мәдәни кыйммәткә ия. Экспозициядә 32 фотооткрытка тәкъдим ителә. Күргәзмә сентябрь ахырына дәвам итәчәк. Открыткаларда шәһәрнең истәлекле урыннары, казанлыларның көнкүреше сурәтләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International