Үткәнгә сәяхәт

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 20 сентябрендә  Татарстан Республикасы һәм Россия дәүләт хезмәтенең 100 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегендә Тәтеш шәһәренең 1 нче урта мәктәбе 7 нче “В” сыйныф укучылары белән очрашу узды. Архив бүлеге җитәкчесе Ф. С. Хәлилова укучыларга архив бүлеге буенча экскурсия үткәрде.  

Экскурсия вакытында балалар архив бүлегендә сакланучы иң иске документларны күрә алдылар. Укучылар 1927 елда көчле салкыннар вакытында дәресләр үткәрмәү турында, 1950-1951 нче уку елларында яшьтәшләренең өлгерешләре турындагы документлар белән таныштылар һәм 1994 нче елда 1 нче урта мәктәбе ачылу турында фоторәсемнәр карадылар.

Ф. С. Хәлилова архив бүлегендә документларны цифралаштыру процессы ничек узуы турында сөйләде. Мәктәп укучыларына берничә документны үзләренә цифра форматына күчереп карау мөмкинлеге булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International