Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты “Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивына документларын тапшыручы коммерция оешмасы булмаган оешманың һәм җәмәгать хакимияте органының иң яхшы архивы” һәм “Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивына документларын тапшыручы коммерция оешмасының иң яхшы архивы” конкурслары үткәрә

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 4 октябреннән 16 ноябренә  кадәр Татарстан Республикасының  Архив эше буенча дәүләт комитеты  “Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивына документларын тапшыручы коммерция оешмасы булмаган оешманың һәм җәмәгать хакимияте органының иң яхшы архивы” һәм “Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивына документларын тапшыручы коммерция оешмасының иң яхшы архивы” конкурслары үткәрә. ​

Конкурсларның төп максаты булып архив эше өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәне уртаклашу һәм тарату; Россия Федерациясе Архив фонды һәм башка архив документларын саклау, исәптә тоту, туплау һәм файдалану буенча алдынгы технологияләрне гамәлгә кертү, күргәзмә эшчәнлеген оештыру, архив тармагын үстерү тора.

Конкурслар турында нигезләмәләр Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты сайтының “Эшчәнлек” бүлегенең “Грантлар, архив конкурслары” бүлекчәсенә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International