Азнакай шәһәрендә мәктәп укучылары һәм район архивы хезмәткәрләре туган як тарихын өйрәнү буенча дәрес үткәрделәр

8 октябрь 2018 ел., дүшәмбе

Укытучылар көненә багышланган Җирле үзидарә көне кысаларында “Азнакай шәһәре гимназиясе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе коллективында архив бүлеге җитәкчесе Венера Вәлиева катнашында тарих дәресе узды. Дәресне өлкән сыйныф укучылары алып барды, ә укучылар урынында укытучылар булды. Венера Вәлиева Азнакай районының 1933 елдан алып бүгенге көнгә кадәр тарихы белән таныштырды. Укытучылар архивта сакланучы “Коммуна” газетасының 1932 елгы нөсхәләре, “Заря” газетасының 1958 елгы нөсхәләре белән, шәхси документлар белән таныштылар.

Башка сыйныфта укучылар өчен “Азнакай районы җитәкчеләре турында архивта ничек мәгълүмат эзләргә” темасына мастер-класс үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования