42 машина, 3 балалар бакчасы, 2 мәктәп - 80 ел элек Яр Чаллыда ничек яшәгәннәр? Архивта шәһәр тарихы буенча дәрес узды

9 октябрь 2018 ел., сишәмбе

Татарстан Республикасы һәм Россия дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты архив бүлегендә “17 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең 7 сыйныф укучыларына экскурсия үткәрелде.

Архив бүлеге җитәкчесе Люция Шәмсевәлиева архив хезмәте турында һәм Яр Чаллы шәһәре архивларында нинди документлар саклануы турында сөйләде.

Үткән гасырның кырыгынчы елларына кадәр Яр Чаллы шәһәре 12 меңгә якын кеше яшәгән кечкенә генә район шәһәрчеге булган. Анда аэропорт, 42 машина, 3 балалар бакчасы, 2 мәктәп, элеватор, урман хуҗалыгы, кирпеч заводы һәм май заводы булган. Җитештерү артельләре чиләкләр, ләгәннәр, мичкәләр һәм башка көнкүреш кирәк-яраклары чыгарды. Шәһәрдә бала тудыру йорты ачылды, мунча, суүткәргеч, стадион төзелде», - дип сөйләде Люция Шәмсевәлиева.

Экскурсия вакытында Бөек Ватан сугышы чорына аерым игътибар бирелде. Шәһәр архивы фондларында ул чорга караган шактый документлар саклана. Алар арасында шәфкать туташларының алты айлык курсларын, снайперлар мәктәбен оештыру турында, эвакуацияләнгән балалар комбинатларын азык-төлек, ягулык, утын белән тәэмин итү турында 1941-1942 елгы карарлар һәм башкалар. Архив бүлеге җитәкчесе архив буенча экскурсия үткәрде, документларны саклау тәртибе һәм шартлары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования