Архивта квест

10 октябрь 2018 ел., чәршәмбе

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы архив бүлеге хезмәткәрләре архив тармагының барлыкка килү тарихы буенча уен рәвешендә дәресләр үткәрәләр.

Район архивында “М. М. Вахитов исемендәге гимназия” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең 6 нчы сыйныф укучылары булдылар. Архив бүлеге җитәкчесе Ләйсән Самерханова укучыларга «Үткәннән киләчәккә» дигән квест үтәргә тәкъдим итте. Балалар тулысынча уенга чумдылар, табышмаклар чиштеләр, куелган сорауларга җаваплар эзләделәр һәм төрле биремнәр үтәделәр. Укучылар күп документ төпләме арасында кирәклесен таба алу мөмкинлегенә гаҗәпләнделәр. Уен тәмамланганнан соң балалар Ләйсән Самерхановага кызыклы экскурсия өчен рәхмәт әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования