Буа шәһәренең “М. М. Вахитов исемендәге” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең 10 нчы сыйныф укучылары ярдәм сорап архивка мөрәҗәгать иттеләр

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

Буа шәһәренең “М. М. Вахитов исемендәге” муниципаль бюджет мгариф учреждениесенең 10 нчы сыйныф укучылары гимназия директоры Л. Б. Зиннәтуллин белән берлектә район архивында булдылар. Алар архивчыларга мәктәпләре турында мәгълүмат эзләп мөрәҗәгать иттеләр. 

Балалар “Минем мәктәп тарихы” проекты өстендә эшлиләр. Рефератны архив бүлегендә сакланучы документлар нигезендә язырга хәл иттеләр.

Укучылар зур кызыксыну белән эзләнүләр үткәрделәр, документларны өйрәнделәр. Район архивында әлеге уку йортына кагылышлы документлар күп. Укучыларны “Знамя”, “Байрак” газеталары битләрендә табылган мәкаләләр аеруча зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International