Аксубай районы мәктәпләрендә Татарстан Республикасы архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган бердәм сыйныф сәгате узды

2018 елның 19 октябре, җомга

Аксубай районы мәктәпләрендә Татарстан Республикасы архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган бердәм сыйныф сәгате узды. Аксубай поселогының “3 номерлы гомуми белем бирү” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә район башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Гүзәл Хамәтшина сыйныф сәгате үткәрде. Ул укучыларга архив хезмәтенең барлыкка килү тарихы турында, архив документлары нигезендә Аксубай районы тарихы турында сөйләде.

Район архивында 35 меңнән артык документ саклана һәм аларның һәрберсе уникаль дип азсызыклады Гүзәл Хамәтшина. Архивларда саклана торган документлар тарихи фактларга бай. Мәсәлән, архив документлары ярдәмендә генә Аксубай районының кайбер авылларының барлыкка килү датасы билгеләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International