“О, минем гид!” проекты Татарстан Республикасы Дәүләт архивында

3 ноябрь 2018 ел., шимбә

2018 елның 3 ноябрендә “Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” дәүләт бюджет учреждениесендә казанлылар өчен экскурсия үтте. Экскурсия “Татарстан Республикасы туризмны үстерү үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешманың “О, минем гид!” иҗтимагый проект кысаларында экскурсия үткәрелде.

“О, минем гид!” - «Visit Tatarstan» туристик бренд проекты. Экскурсияләрне Татарстанның танылган кешеләре – мәдәният, спорт, сәнгать һәм сәясәт эшлеклеләре үткәрә. Һәр экскурсия билгеле бер темага багышлана. Әлеге экскурсия Татарстан Республикасы Дәүләт архив хезмәте юбилеена багышланган иде. Казанлылар дәүләт архивының 8 Март, 5 А адресы буенча урнашкан бинасында булдылар. Экскурсияне Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Г. З. Габдрахманова үткәрде.

Кунаклар уку залында, мәгълүмат үзәгендә, архивсаклагычта булдылар, төрле чордагы документларны цифралы рәвешкә күчерү эшләре белән таныштылар. Г. З. Габдрахманова архив фондлары турында сөйләде, әлеге бинада сакланучы документларның төрлелеген күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования