Бер документка 4 секунд: Түбән Кама муниципаль районы архивына заманча сканер тапшырдылар

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы архивына заманча сканер тапшырдылар. Хәзер архив хезмәткәрләре зур форматтагы документларны да үзләре цифралаштыра алалар.

Сканерны район архивы 2018 елда үткәрелгән Татарстан Республикасы муниципаль архивлары арасында грант ярдәме алу конкурсы кысаларында алды. Түбән Кама районы архив хезмәткәрләре җиңүчеләр арасында. Алар “Заманча архив – цифралы архив” проектын тәкъдим иттеләр. Проектның максаты документлардан файдаланучыларның архив чыганаклары белән компьютерга мөрәҗәгать итеп таныша алуларын тәэмин итү өчен электрон рәвешкә күчерүдән гыйбарәт.

Беренче чиратта архив хезмәткәрләре «Ленинская правда» һәм «Туган як» газеталарын цифралы форматка күчерәләр. Бу 220 914 бит. Хәзерге сканер тизлеге аркасында архивчыларга күп дигәндә 15 көн вакыт кирәк булачак: бер битне цифралаштыру нибары 4 секундны тәшкил итә. Аннан соң хуҗалык китапларын һәм дәүләт актларын, карарларны, күрсәтмәләрне һәм еш соратып алына торган документларны цифралаштырачаклар.

2019 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты республика муниципаль архивлары арасында грант ярдәме алуга чираттагы конкурс уздырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International