Республика архивчыларының казанышлары федераль дәрәҗәдә танылды

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының 2019 елның 31 гыйнварында узган йомгаклау коллегиясендә бер төркем хезмәткәр Федераль архив агентлыгы һәм Татарстан хөкүмәте бүләкләре белән бүләкләнде.

Федераль архив боерыгы буенча архив эше өлкәсендә намуслы хезмәт өчен Татарстан Республикасы дәүләт архивы документларның кыйммәтен билгеләү һәм аларны тәртипкә китерү бүлеге баш архивчысы Светлана Горшенинага, Татарстан Республикасы дәүләт архивы документларын копияләү, реставрацияләү һәм төпләү лабораториясе мөдире Шамил Шәрәфетдиновка Федераль архив хезмәтенең рәхмәте белдерелде.

Архив хезмәте ветераны, озак еллар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе башлыгы урынбасары вазифасын биләгән Ольга Цыганова Россия дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган истәлекле билге белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты архив бүлеге җитәкчесе Венера Вәлиева «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» медале белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Дәүләт архивы эзләү-белешмә бирү бүлеге баш архивчысы Елена Глинских һәм Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты архив бүлеге җитәкчесе Гөлшат Солтангалиева Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.Татарстан Республикасы Эш, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы эш кәгазьләре алып бару бүлеге белгече Наилә Азизова Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының Мактаулы грамотасы белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе ветеринария эшен оештыру бүлеге җитәкчесе Елена Ильинага һәм Республика клиника хастаханәсе кадрлар бүлеге архивариусы Надежда Корниловага Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Рәхмәте белдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International