Төзелеш көллияте студентлары дәүләт архивында практика үтә

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

«Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесендә Казан төзелеш колледжы студентларының практикалары тәмамлана. Барлык студентлар да киләчәктә документ һәм архив белгечләре булачак. Казан төзелеш көллиятендә республика архивлары өчен кадрлар әзерләүне 2017 елда башладылар.

Практиканың максаты студентларда архив эшенең  нигезләре турында тулы күзаллау формалаштыру, укучылар тарафыннан кирәкле һөнәри осталык һәм күнекмәләр алудан гыйбарәт. Студентлар архив эшен оештырырга һәм алып барырга, документларның белешмә-эзләү системасын төзергә, архив сакланышына тапшыру өчен документлар әзерләргә, документларның сакланышын тәэмин итәргә өйрәнделәр. Моннан тыш егетләр һәм кызлар Татарстан Республикасының Бердәм архив мәгълүмат системасына архив эшләренең тасвирламаларын кертәләр.

Студентлар дәүләт архивында эшкә җаваплы карадылар һәм архивка эшкә килергә теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International