Казан дәүләт мәдәният институты студентлары дәүләт архивында практика үтә

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

“Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” дәүләт бюджет учреждениесендә Казан дәүләт мәдәният институты студентлары практикасы башланды. Әлеге югары уку йорты «Документлар һәм архив белеме» белгечлеге буенча архив тармагы өчен дә кадрлар әзерли. 2018 елның 28 декабрендә Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм Казан дәүләт мәдәният институты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Әлеге килешү кысаларында студентлар дәүләт архивында практика үтә.

 Беренче көнне студентлар өчен экскурсия үткәрелде. Директорның беренче урынбасары Римма Сибгатуллина архив эше үзенчәлекләре турында, документларны саклау һәм исәпкә алу буенча директор урынбасары Марина Левина документларны саклау үзенчәлекләре турында сөйләде.

Архив хезмәткәрләре булачак коллегаларга Казандагы бер предприятиенең фондын формалаштыруны ышанып тапшырдылар. Егет һәм кызларга меңгә якын документ тикшерәсе, аларга экспертиза үткәрәсе, алардан эшләр тәшкил итәсе, төплисе, мәгълүмат базасына мәгълүмат кертәсе булачак.

Практика 2019 елның 1 маена кадәр җомга саен үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International