Татарстан һәм Удмуртия архивчылары архив документларының күчермәләре белән алмаштылар

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

28 февральдә Удмуртия Республикасы Хөкүмәте йортында Удмуртия Республикасы Хөкүмәте каршындагы Архив эшләре буенча комитетның 2018 елдагы эш нәтиҗәләре буенча киңәйтелгән утырышы узды.

Коллегия эшендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова һәм Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Резеда Шәйхетдинова катнашты.

Коллегия кысаларында Удмуртия Республикасы Хөкүмәте каршындагы Архив эшләре комитеты рәисе Наталья Тойкина һәм Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманованың очрашуы узды. Очрашуда төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән документлар имзаланды. Коллегиядә Гөлнара Габдрахманова сәламләү сүзе белән чыгыш ясады, аннары Хезмәттәшлек турында гамәлдәге килешү кысаларында ике республика архив хезмәте җитәкчеләре Татарстан һәм Удмуртия тарихы буенча документларның күчермәләре белән алмаштылар.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Резеда Шәйхетдинова “Республикада архив эшен үстерү максатларында, шул исәптән җирле үзидарә органнарына тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру юнәлешендә, Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итү турында” дигән темага чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International