Гөлнара Габдрахманова: "Татарстанның һәр дүртенче кешесе үз стажын һәм хезмәт хакын раслый алмый, димәк, лаеклы пенсия ала алмый"

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Биектау муниципаль районының Биектау авылында Татарстан Республикасы Архив фондын тулыландыру, архив документларын саклау проблемалары буенча Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының күчмә методик киңәшмәсе узды.

Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова һәм Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин район башкарма комитетында оешма һәм предприятие җитәкчеләре, кече бизнес вәкилләре белән очраштылар.

Очрашуда фикер алышкан мәсьәләләрнең берсе - оешманы үзгәртеп кору һәм бетерү вакытында шәхси состав буенча документларны тапшыру тәртибе.

Ликвидацияләнгән кайбер предприятие җитәкчеләренең үз документларына, шул исәптән шәхси состав документларына битараф мөнәсәбәте нәтиҗәсендә дәүләт архивына кергән мөрәҗәгатьләрнең дүрттән беренә стаж һәм хезмәт хакы турында тискәре җавап җибәрергә туры килде. Чөнки предприятиедән саклауга документлар тапшырылмады. Соңгы өч елда 17 меңгә якын кеше лаеклы пенсиягә конституцион хокукын раслый алмады", - диде Гөлнара Габдрахманова.

Архив эше буенча дәүләт комитеты сайтында “Игътибар! Шәхси состав буенча документларны эзләү" бүлегенә документларының кайда булуы билгесез 1059 оешма исемлеге урнаштырылган.

"Оешма белән идарә итү – ул финанс мәсьәләләрне генә чишү түгел, җәмгыять алдында социаль җаваплылык та", - дип билгеләп үтте Гөлнара Габдрахманова.

Методик киңәшмәдә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының архив эшен үстерү һәм мәгълүмат хезмәтләрен оештыру бүлеге җитәкчесе Гөлнара Минҗанова һәм Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты документларының сакланышын тәэмин итү һәм дәүләт исәбенә алу бүлекчәсе әйдәп баручы консультанты Гөлнара Галимова чыгыш ясадылар.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм дәүләт архивы хезмәткәрләре район башкарма комитетларының архив бүлекләре һәм авыл җирлекләре башлыклары өчен консультацияләр үткәрделәр. Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Резеда Шәйхетдинова архивларга заманча таләпләр һәм документларны саклау шартлары турында сөйләде. Архивчылар мәктәп укучылары өчен дә дәрес үткәрделәр. Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә генеалогик тикшеренүләр буенча «Минем шәҗәрәм» дип аталган мастер-класс узды.

«Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесенең генеалогик мөрәҗәгатьләрне үтәү бүлегенең баш архивчысы Рамил Гаптерәхимов укучыларга архивта документларны эзләү буенча инструкцияне ничек кулланасын, туганнары турында мәгълүматны ничек эзли башлыйсын һәм генеалогик тикшеренүләрне ничек дөрес итеп үткәрәсен аңлатты, метрик кенәгәләрнең күчермәләрен күрсәтте.

Татарстан укучыларының «Минем шәҗәрәм" традицион республика генеалогик тикшеренүләр конкурсында бүләк алу мөмкинлеге бар. Аны үткәрү вакыты һәм шартлары турында мәгълүмат Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты сайтының «Грантлар, архив конкурслары» бүлегенә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International