Парламентарийлар республиканың һәр муниципалитетында архив хезмәтләре эшен көчәйтергә чакырды.

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында парламентарийлар Татарстан Республикасында архив эшенең торышы һәм үсеш перспективалары турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә Саха (Якутия) Республикасы Дәүләт Җыелышының фән, мәгариф, мәдәният, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар эшләре буенча даими комитеты рәисе Феодосия Габышева катнашты.

Утырыш темасына багышланган доклад белән Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, документларны цифралаштыру буенча зур эш алып барыла. Шулай итеп, республика буенча цифрлаштырылган архив эшләренең гомуми саны 158 меңнән артык саклау берәмлеген, ягъни республика Архив фондының 4,9 процентын тәшкил итә.

Ябылган оешмаларның документларын саклауга тапшыру мәсьәләсе дә актуаль. Документларны архивка тапшырмый торган бик күп оешмалар бар. Шул ук вакытта документлар тапшыру пенсия һәм башка хокукларны тәэмин итү өлкәсендә гражданнарны социаль яклау кирәклеге белән аңлатыла. Еш кына архивларга ябылган оешмалар турында мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә эзләргә туры килә, дип ассызыклады Гөлнара Габдрахманова. Әлеге мәсьәләне норматив рәвештә җайга салудагы бушлыкларны бетерү өчен Дәүләт комитеты бу юнәлештә актив эш алып бара. Мәсәлән, берничә федераль закон проекты эшләнде һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына тикшерүгә җибәрелде. Булган мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән тәкъдимнәр Федераль архив агентлыгына да җибәрелде.

Дәүләт комитетына Архив эше турындагы законнарның үтәлешенә региональ контрольне гамәлгә ашыру белән беррәттән, Татарстан Республикасы документларының мәҗбүри нөсхәсен бирүне контрольдә тоту йөкләнгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексы нигезендә архив эше турындагы законнарның үтәлешен контрольдә тотучы органнарның вазифаи затлары бу өлкәдә административ хокук бозулар турында протоколлар төзү вәкаләтенә ия түгел. 

«Контроль функциясен гамәлгә ашырганда закон бозган өчен җаваплылыкка тарта алмау нәтиҗәле түгел. Бу уңайдан дәүләт комитеты тарафыннан кодекска үзгәрешләр кертү буенча инде берничә тапкыр тәкъдимнәр дә әзерләнде», – диде Гөлнара Габдрахманова.

Дәүләт комитеты рәисе әйтүенчә, республика халкының һәм кунакларының төбәгебез тарихына кызыксынуны арттыру максатыннан чыгып «Бердәм Россия» һәм иҗтимагый оешмалар белән берлектә берничә проект гамәлгә ашырыла.

Комитет рәисе Разил Вәлиев билгеләп үткәнчә, «архивсыз республика хәтерен җуйган, үзен рухи байлык та, матди байлык та кызыксындырмаган кеше кебек».

«Без күптән түгел генә архив эшенең әһәмиятен аңлый башладык. Татарстан Президенты бу мәсьәләгә зур игътибар бирә. Республиканың һәр муниципаль берәмлегендә бу өлкәдә эшне көчәйтергә кирәк», - дип ассызыклады ул.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эшчәнлегенә багышланган карарында берничә министрлык һәм ведомство белән ведомствоара хезмәттәшлек юнәлешендә эшне көчәйтергә тәкъдим ителде.

 

 Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International