Дәүләт архивының саклагычлары шәхси коллекцияләр белән тулыланды

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

2019 елның 10 апрелендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының «Татарстан Республикасы архив фондын тулыландыру» темасына коллегиясе узды. Коллегия кысаларында шәхси архив документлары тапшырылды.

Драматург, шагыйрь, публицист, тәрҗемәче, театр эшлеклесе, драма һәм лирик әсәрләр авторы Фәтхи Бурнашның туганы М. Галиева әдипнең иҗади мирасын тәшкил иткән документларны (кулъязма китапларны, әсәрләренең кулъязмаларын) дәүләт саклавына тапшырды.

Ш. Фәткуллин архивка әтисе, Бөек Ватан сугышы ветераны, 1 нче Белоруссия фронты 5 нче дивизиясе 86 нчы артиллерия бригадасының ветераннар хәрәкәтендә актив катнашкан Т. Фәткуллинның документларын (бүләкләнү таныклыкларын, Югары Башкомандующий, Советлар Союзы Маршалы И. Сталинның һәм Алманиядәге Совет оккупация гаскәре төркеме Башкомандующие, Советлар Союзы Маршалы Г. Жуковның Рәхмәтләре, тормыш иптәше Әминә Усмановнага 1945 елның 9 маенда Алманиядән язган хаты, ветераннар хәрәкәтенең елъязмасы һ.б.) тапшырды.

«Татарстан Республикасы дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе директоры А. Ибраһимов М. Галиева һәм Ш. Фәткуллинга Рәхмәт хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International