Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең утырышы узды

2019 елның 12 апреле, җомга

2019 елның 12 нче апрелендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында:

- Татарстан Республикасы Дәүләт архивы һәм муниципаль архивларның оешма-чыганакларының – Казан милли тикшеренү технология университеты, Казан дәүләт финанс-икътисад институты, «Казан Кремьле» Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы дәүләт бюджет учреждениясе, ДБМУ «Татаркино», Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, ДАСУ «Казан эндокринология диспансеры», АҖ «Вакууммаш», Татарстан Республикасы муниципаль районнары авыл җирлекләре Совет һәм Башкарма комитетлары һәм башка оешмаларның эш номенклатуралары, архив һәм эксперт комиссияләре кагыйдәләре, эш башкару буенча инструкцияләре, документларны хисапка алу исемлекләре; КПССның Чирмешән райкомы беренче секретаре, Казан шәһәре халык депутатлары Советы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Р. С. Мөбәрәкҗанов, Россия, Татарстан дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе V, VI, VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Ф. С. Сибгатуллинның, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Г. Р. Нигъмәтуллинаның, Татарстан Республикасы финанс министры, икътисад фәннәре докторы, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе атказанган икътисадчысы Р. Р. Гайзатуллинның шәхси документларын тапшыру исемлекләре, ДУП «Казан кинохроника студиясе» кинодокументлары, ДТРК «Татарстан» фонодокументлары, «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе видеодокументларын, коллекционер И. Г. Камалның фотооткрыткалары коллекциясен хисапка алу исемлекләре каралды;

- Татарстан Республикасы Дәүләт архивының оешма-чыганаклары туплау исемлегенә үзгәрешләр кертү турында белешмә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International