Дәүләт архивына укучылар килде

12 апрель 2019 ел., җомга

“Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” дәүләт бюджет учреждениесендә Казан шәһәре Идел буе районы “19 нчы гимназия” муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе укучылары булды.

Күргәзмә һәм нәшер итү эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе Г. Фәезова архив буенча экскурсия үткәрде, документларны саклау үзенчәлекләре турында сөйләде.

Генеалогик мөрәҗәгатьләрне үтәү бүлеге башлыгы Р. Гатауллина бүлек эше турында сөйләде, метрика дәфтәрләрен күрсәтте. Күргәзмә һәм нәшер итү эшчәнлеге бүлегенең нәшер итү секторы мөдире О. Федотова борынгы документлар белән таныштырды.

Фәнни тикшеренүләр һәм нәшер итү буенча директор урынбасары И. Шәфиков укучыларга генеалогик тикшеренүләрне ничек дөрес итеп үткәрү турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования