Татарстан архивчылары дәүләт һәм ведомство бүләкләре белән бүләкләнде

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

«Татарстан Республикасы архив фондын тулыландыру» темасына багышланган Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты коллегиясендә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.

"Гасырлар авазы – Эхо веков» фәнни-документаль журналы редакциясе фәнни-нәшрият секторы мөдире Г. Латыйпова Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Архив хезмәте ветераны В. Хәбибрахмановага Россия дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган истәлек билгесе тапшырылды.:

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы архив бүлегенең баш белгече М. Полякова, Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы архив бүлеге башлыгы А. Идиятова, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы архив бүлегенең 1 категорияле белгече Р. Фәрзекәева, Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы архив бүлегенең баш белгече М. Тарасова Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы архив бүлегенең әйдәп баручы белгече Л. Черновага, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе административ-финанс бүлегенең 1 разрядлы белгече Р. Кәлимуллинага, «Вакууммаш» АҖ архив мөдиренә, «Казан ярминкәсе» ААҖ персонал буенча баш белгеченә Рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International