Казан шәһәре гомуми белем бирү учреждениеләренең “Җиңү волонтерлары” ирекле патриотик отрядлар активистлары дәүләт архивында булдылар

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе "Җиңү волонтерлары" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге белән берлектә “Минем тарих" Бөтенроссия проектын башлап җибәрделәр. Проектның максаты – волонтерларны гаилә архивларын өйрәнүдә һәм шәҗәрә төзүдә гражданнарга ярдәм итүгә җәлеп итү.

Проектны гамәлгә ашыру чараларының берсе – Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган “Татарстан Республикасы горурлыгы” дип аталган республика акциясе булды.

Акция кысаларында беренче чара 2019 елның 11 апрелендә “Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” дәүләт бюджет учреждениесендә узды. Казан шәһәре гомуми белем бирү учреждениеләренең “Җиңү волонтерлары” ирекле патриотик отрядлар активистлары дәүләт архивында булдылар.

«Гасырлар авазы - Эхо веков» фәнни-документаль журналы редакциясенең фәнни-нәшрият секторы мөдире - баш мөхәррир урынбасары Г. Латыйпова активистлар өчен архив буенча экскурсия һәм нәсел агачы төзү буенча мастер-класс үткәрде.

Революциягә кадәрге фондларның, иҗтимагый-сәяси документларның, коллекцияләрнең һәм шәхси фондларның баш саклаучысы Р. Мәхмүтова Бөек Ватан сугышы тарихына караган документлар күргәзмәсе буенча экскурсия үткәрде.

 

Белешмә өчен: "Җиңү волонтерлары" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге Татарстан Республикасының 45 муниципаль берәмлегеннән 16 500 дән артык кешене берләштерә. Бүгенгә көндә Татарстан Республикасының 183 мәктәбендә һәм 23 югары һәм һөнәри белем бирү учреждениесендә «Җиңү волонтерлары» отрядлары һәм  иҗтимагый үзәкләре булдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International