Уфа шәһәрендә «Идел-Урал тарихында тамга» күргәзмәсе узды

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе Башкортостан Республикасында Татарстан Республикасы Көннәре кысаларында «Идел-Урал буе тарихында тамга» дип аталган күргәзмә үткәрделәр.

Күргәзмә «Башкортостан» дәүләт концерт залында узды. Күргәзмәдә татар һәм башкорт халыкларының гаилә-ыру билгеләре булган тамгалар төшкән борынгы документларның копияләре тәкъдим ителде. Тамга элек мөһер вазифасын да үтәгән. Татар һәм башкорт халыкларының бу символлары бик охшаш һәм бер үрнәк буенча эшләнелгән.

Тамгалар – ул нигездә геометрик фигуралар, хайваннар һәм кошларның схематик сурәтләре, шулай ук алфавит хәрефләре булган гади сурәтләр. Бер нәсел тамгалары яңа гаилә барлыкка килгәч үзгәрә торган булганнар, әмма тамганың нигезе үзгәрмәгән, аңа сызыкчалар, нокталар өстәлгән. Тамгалар атадан улга күчеп килгән. Шулай ук тамга имза сыйфатында документларда – метрика дәфтәрләрендә кулланылган. Мәсәлән, XX йөз башына кадәр татар метрика дәфтәрләрендә никахлашу язуларының күпчелегендә ир белән хатынның ата-аналарының һәм шаһитларның тамгалары тора. Вазыйфаи затлар тамгаларны мөһер сыйфатында кулланылганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International