Татарстан архивчылары Түбән Новгород шәһәрендә узган «XXI гасырда архив документларының сакланышын тәэмин итү» конференциясендә катнашты

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

2019 елның 25-26 апрелендә Түбән Новгород шәһәрендә «XXI гасырда архив документларының сакланышын тәэмин итү» исемле XI регионара архив конференциясе узды.

Чараны Түбән Новгород өлкәсенең Архив эшләре буенча комитеты, «Түбән Новгород өлкәсенең үзәк архивы» дәүләт казна учреждениесе, «Түбән Новгород өлкәсенең документлар сакланышын тәэмин итү лабораториясе» дәүләт казна учреждениесе, «Түбән Новгород өлкәсенең дәүләт архивларының документларын саклау һәм туплау үзәге» дәүләт казна учреждениесе оештырдылар.

Конференциядә Россиянең 100дән артык архивчысы катнашты. Татарстан Республикасыннан «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесенең революциягә кадәрге фондларны саклау һәм исәпкә алу бүлеге башлыгы Э. Р. Гайнетдинова һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесенең иминият һәм файдалану фондын булдыру секторы мөдире А. М. Гайсин катнаштылар.

Конференциядә катнашучылар хәзерге этапта документларның сакланышын тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Э. Р. Гайнетдинова «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесендә документларның сакланышын тәэмин итү» темасына чыгыш ясады.

Чарада катнашучылар өчен 1917 елга кадәрге һәм соңрак чорларга караган архив документларын реставрацияләү буенча мастер-класс үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International