Татарстан архивчылары татар мәдәният һәм сәнгать әһелләренең Бөек Ватан сугышы елларындагы эшчәнлеге турында документлар күргәзмәсен үткәрделәр

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74-еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Тантана башланганчы кунаклар Татарстан Республикасы Дәүләт архивы тарафыннан театр фойесында урнаштырылган документлар күргәзмәсе белән таныштылар. Кунаклар өчен экскурсияне Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова үткәрде.

Әлеге күргәзмәдә татар мәдәният һәм сәнгать әһелләренең Бөек Ватан сугышы елларындагы эшчәнлекләренә караган документлар тәкъдим ителде. Алар арасында – Татарстан АССР язучыларының һәм журналистларының фронт көндәлекләре һәм хатлары, театрлар, музейлар, кинохроника студияләре эшчәнлеге турында документлар, һ. б. Шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанның мәдәни тормышын чагылдырган фоторәсемнәр тәкъдим ителде - Г. Кутуй, А. Шамов һәм Р. Илялов кебек танылган татар язучыларының хәрби формадагы портретлары. Ленинградтан эвакуацияләнгән балаларның фотолары да кунакларны битараф калдырмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International