Гөлнара Габдрахманова: «Бөек Җиңү турында онытмау – безнең буын бурычы»

2019 елның 7 мае, сишәмбе

7 май көнне татарстанлылар «Җиңү диктанты» бөтенроссия акциясендә катнашты.

Акцияне «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясе, Россия тарих җәмгыяте, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте һәм Җиңү волонтерлары Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте оештырдылар. Диктант «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» федераль проекты кысаларында үткәрелде. Татарстан Республикасында «Тарихи хәтер» партия проектының Иҗтимагый советы рәисе - Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова.

Татарстанда диктант 8 мәйданчыкта узды, алар арасында «Региональ белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе. Биредә акциядә Казан шәһәренең Киров районы укучылары катнашты.

«Хәзерге буынның бурычы - Җиңүнең ничек белән бирелгәнен онытмаска. Нинди кешеләр катнашуын, сугыш вакытында нинди вакыйгалар булганын истә тотарга кирәк. Бүгенге көн белән яшәгәндә без үткәннәрне онытмаска тиеш» - диде Гөлнара Габдрахманова диктантта катнашучыларга.

Соңыннан Гөлнара Габдрахманова диктант язуда уңышлар теләде. «Җиңү диктанты» нәтиҗәләре Россия көненә 12 июньдә ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International