Мәктәп укучылары үзләрен архивчылар ролендә сынап карадылар

2019 елның 14 мае, сишәмбе

14 май көнне Татарстан Республикасы Дәүләт архивы хезмәткәрләре «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Казан шәһәренең 4 нче интернат мәктәбе» дәүләт бюджет белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүче 15 бала өчен «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һөнәри юнәлеш бирү һәм аларны һөнәри җайлаштыру» проекты кысаларында дәрес үткәрделәр.

7-10 сыйныф укучылары өчен архив буенча экскурсия үткәрелде. Укучылар гражданнарны кабул итү залын, эш кабинетларын, уку залын, архивсаклагычны карадылар, дәүләт архивының аудиовизуаль фонды белән таныштылар, архив документларын эшкәртү процессында катнаштылар.

Проектның максаты - өлкән сыйныф укучыларына архив эше өлкәсендә булган эш урыннары турында мәгълүмат бирү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International