“Здравушка” тернәкләндерү үзәгендә шәҗәрә бәйрәме

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

2019 елның 15 маенда «Здравушка» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Үзәктә тәрбияләнүче 12 бала бүлек мөдире Ольга Ивановна җитәкчелегендә генеалогик тикшеренүләр үткәргәннәр һәм Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты үткәрә торган «Минем шәҗәрәм» дигән генеалогик тикшеренүләр республика конкурсында катнашу өчен заявка тапшырганнар.

Гаилә бәйрәмендә «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесенең генеалогик мөрәҗәгатьләрне үтәү бүлегенең баш архивчысы Рамил Гаптерәхимов та катнашты.

Рамил Гаптерәхимов укытучыларга, үзәктә тәрбияләнүче балаларга һәм аларның ата-аналарына генеалогик тикшеренүләр конкурсында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

«Конкурс икенче ел рәттән үткәрелә. 2018 елда конкурска 401 кеше үз эшләрен тәкъдим итте, быел катнашучылар саны инде 824 кеше» - диде Рамил Гаптерәхимов.

Конкурска йомгак май ае ахырында ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International