Әлмәт шәһәрендә «Бердәм Россия» дебатларында Татарстан гаиләләре һәм киләчәк буыннарның иминлеге турында фикер алыштылар

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова “Бердәм Россия” партиясенең дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына кандидатларны сайлап алу өчен алдан тавыш бирү дебатларында катнашты.

Дискуссияләрнең темалары: «Татарстан гаиләләре иминлеге» һәм «Киләчәк буыннар иминлеге».

Гөлнара Габдрахманова белән бергә дебатларда В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ачык акционер җәмгыяте «Әлмәтнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе Ренат Нугайбәков, Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте филиалы җитәкчесе урынбасары - «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Лемон Леронов, «Республика махсуслаштырылган балалар йорты» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе директоры Алсу Нәдершина катнашты.

Дебатларда катнашучылар әлеге темалар буенча үз позицияләре турында сөйләделәр һәм сорауларга җавап бирделәр.

Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына кандидатларны сайлап алу буенча алдан тавыш бирү 2019 елның 26 маенда булачак.

 

Дебатларның видеоматериалларын сылтама буенча карарга була

https://www.youtube.com/watch?v=v3fgwlu-tq8

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International