Дәүләт архивы хезмәткәрләре генеалогик тикшеренүләр буенча экскурсия һәм мастер-класс үткәрделәр

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

«Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесендә “ВКонтакте” социаль челтәрендәге «Гаилә экскурсияләре» төркемендә катнашучылар өчен генеалогик тикшеренүләр үткәрү буенча экскурсия һәм мастер-класс узды.

«Гаилә экскурсияләре» төркемен оештыручылар Казаннан күп балалы гаилә башлыклары Марта Галицкая һәм Камил Галәветдинов. Бүген төркемдә 459 катнашучы. Алар күп балалы гаиләләрнең әгъзалары, балаларына гаиләдә белем бирүчеләр, шәһәр һәм республика тарихы белән кызыксынучылар.

“Безнең гаилә төрле чараларга йөрергә ярата. Балалар үсә, экскурсияләр белән кызыксындылар. Гаилә белән барырга мөмкин булган экскурскурсияләр аз. Андый экскурсияләрне эзли башладык. Дусларга сөйләргә булдык, акрынлап кызыксыну артты. Шулай итеп тулы бер төркем барлыкка килде», - диде Марта Галицкая.

2019 елның 20 маенда «Гаилә экскурсияләре» төркемендә катнашучылар дәүләт архивында экскурсиядә булдылар. Революциягә кадәрге иҗтимагый-сәяси документлардан торган фондларның, документаль коллекцияләрнең һәм шәхси фондларның баш саклаучысы Р. Мәхмүтова архив буенча экскурсия үткәрде. Кунаклар эш кабинетларында, генеалогик тикшеренүләр бүлегендә, документларны цифрлы форматка күчерү лабораториясендә булдылар. Римма Мәхмүтова кунакларга дәүләт архивы фондларында сакланучы иң борынгы метрика китапларын, Г. Тукайның туу турында метрика язмасын күрсәтте.

Генеалогик характердагы мөрәҗәгатьләрне үтәү бүлеге мөдире Рәйлә Гатауллина бүлекнең эш үзенчәлекләре белән таныштырды, Татарстан Республикасында үткәрелә торган «Минем шәҗәрәм» конкурсы турында сөйләде.

Генеалогик характердагы мөрәҗәгатьләрне үтәү бүлеге баш архивчысы Рамил Гаптерәхимов кунаклар өчен генеалогик тикшеренүләр үткәрү буенча мастер-класс үткәрде: туганнар турында мәгълүматны кайдан эзлисе, документлар эзләү буенча инструкцияне ничек кулланасы, билгеле бер архив эшен бирү турында таләпне ничек итеп тутырасы турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International