Татарстан һәм Норвегия тәҗрибә алмаша: республика дәүләт архивына Скандинавиядән кунак килде

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

2019 елның 31 маенда «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесендә Норвегия Милли архивының цифрлы архивларын тикшерү һәм бәяләү буенча өлкән архивчысы Эрик Ааберг булды.

Скандинавиядән килгән коллега өчен директорның беренче урынбасары Римма Сибгатуллина архив буенча экскурсия үткәрде. Кунакны гражданнарны кабул итү, мөрәҗәгатьләрне үтәү үзенчәлекләре, шулай ук уку залының эш тәртибе һәм документларны саклау системасы белән таныштырдылар.

Аудиовизуаль документлар һәм мәҗбүри нөсхә саклау буенча директор урынбасары Сергей Горохов кунакка Татарстан Республикасының бердәм архив мәгълүмат системасы һәм дәүләт архивының яңа эзләү системалары турында сөйләде.

“Норвегиянең Милли архивында минем эшем беренче чиратта яңа цифрлы ысуллар белән бәйле. Цифрлы мәгълүматларны саклап калуда сез шактый алга киткәнсез. Безгә сезнең тәҗрибәгез кызыклы”, - диде Эрик Ааберг.

Эрик Аабергны шулай ук блокчейн технологиясе һәм Татарстан Республикасы тарихы буенча документлар кызыксындырды. Ул Татарстан һәм Норвегия архивларының дәвамлы хезмәттәшлегенә ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International