Яклау «бишлегә» узды

2019 елның 14 июне, җомга

Казан дәүләт мәдәният институтында «Документлар белеме һәм архив белеме (бакалавриат)» юнәлеше буенча студентларның чыгарылыш квалификация эшләрен яклау узды.

2018 елның 28 декабрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм Казан дәүләт мәдәният институты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Килешү кысаларында студентлар дәүләт архивында 2019 елның 4 февраленнән 30 маена кадәр практика уттеләр. Бу вакыт эчендә алар мәгълүматны документлаштыру, хезмәт документларының төрле төрләрен төзү буенча гамәли күнекмәләр алдылар.

Чыгарылыш квалификация эшләрен югары уку йорты педагоглары белән бергә дәүләт архивы белгечләре дә бәяләде: Дәүләт архивы директорының беренче урынбасары Римма Сибгатуллина, аудиовизуаль документлар һәм мәҗбүри нөсхә саклау буенча директор урынбасары Сергей Горохов.

Аңарчы Дәүләт архивы директорының беренче урынбасары Римма Сибгатуллина «Документ белеме һәм архив белеме(бакалавриат)» юнәлеше буенча фәнара дәүләт имтиханы кабул итүдә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International