Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең утырышы узды

21 июнь 2019 ел., җомга

2019 елның 21 нче июнендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында:

- Татарстан Республикасы Дәүләт архивы һәм муниципаль архивларның оешма-чыганакларының – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә, юстиция министрлыклары, ДАСУ «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе», Казан милли тикшеренү технология университеты, АҖ «Кварт», АҖ «Вакууммаш», Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, сынлы сәнгать музее, Татарстан Республикасы муниципаль районнары авыл җирлекләре совет һәм башкарма комитетлары оешмаларның эш номенклатуралары, архив һәм эксперт комиссияләре кагыйдәләре, документларны хисапка алу исемлекләре, эш башкару буенча инструкцияләре,  «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясенең фонодокументларын, ДУП «Казан кинохроника студиясе» кинодокументларын хисапка алу исемлекләре һәм башкалар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования