Документлар экспертизасы һәм яңа нормалар: архивчылар медицина оешмалары хезмәткәрләре өчен киңәшмә уздырдылар

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

2019 елның 19 июнендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесенең оешма-чыганаклары өчен киңәшмә узды.  Киңәшмәдә сәламәтлек саклау предприятиеләренең архивлары өчен җаваплы хезмәткәрләре катнашты.

Киңәшмәдә «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесенә саклауга тапшырыла торган документларның экспертиза сыйфатын күтәрү һәм медицина учреждениеләре өчен архив эше өлкәсендә норматив-хокукый документлар эшләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International