Республика архивчылары федераль архивларда булдылар

2019 елның 25 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты архив документларыннан гыйльми файдалану һәм халыкара элемтәләр бүлеге җитәкчесе Ильяс Мөстәкыймов һәм Татарстан Республикасы дәүләт архивы революциягә кадәрге фондларны саклау һәи исәптә тоту бүлеге җитәкчесе Энҗе Гайнетдинова 17 июньнән 21 июньгә кадәр Россия Федерациясе Дәүләт архивында, Россия дәүләт иҗтимагый-сәяси тарих архивында һәм Россия дәүләт икътисад архивында булып кайттылар. Баруларының максаты Татарстан тарихына караган документларны эзләп табу иде. Архив фондлары белән танышу нәтиҗәсендә республикабыз тарихына караган 100 дән артык архив эше һәм документы: ВКП (б) Үзәк Комитеты карарлары, үзәк идарә органнарының утырыш беркетмәләре, рәсми язулары, белешмәләре, чит илдә яшәүче татарларга караган материаллар, фәнни мәкаләләр, хатлар, фотографияләр табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International