Шәхси документларны бирү шартнамәләренә кул кую тантанасы

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

19 июльдә Татарстан Республикасы архив эше буенча Дәүләт комитеты Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы дәүләт архивына шәхси документларны тапшыру  шартнамәләренә кул кую тантанасы узды. Үзләренең шәхси коллекцияләрен Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сәүбән улы Сибгатуллин, Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Анатолий Иванович Щеповскихның тормыш иптәше - Нина Яковлевна Щеповских, КФУның гамәли экология кафедрасы профессоры Венера Зиннәт кызы Латыпова һәм министрлыкның су ресурсларын саклау бүлеген җитәкләгән Нина Андреевна Литовинская тапшырдылар. Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков шәхси документларын бүләк итүчеләргә рәхмәт белдерделәр.  «Бүген тапшырылган шәхси коллекцияләр республиканың Архив фондында лаеклы урын алачак. Шәхси архивларын бүләк итүчеләрнең барсының да исемнәре мәңгегә Татарстан тарихына керәчәк», - дип билгеләп үтте Гөлнара Габдрахманова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International