Ни өчен һәр өченче гариза бирүче үз стажын һәм хезмәт хакын раслый алмый: «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе директоры урынбасары Римма Сибгатуллина "Россия 24" журналистларының сорауларына җавап бирде

5 август 2019 ел., дүшәмбе

5 августта "Россия 24" телеканалы эфирында «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе директоры урынбасары Римма Сибгатуллина белән әңгәмә чыкты. Төп темасы, республика дәүләт архивына кергән социаль-хокукый мөрәҗәгатьләр булды.

Римма Сибгатуллина хәбәр иткәнчә, 2019 елның беренче яртыеллыгында республика архивлары тарафыннан 52 меңнән артык мөрәҗәгать кабул ителде.

Татарстан Республикасы дәүләт архивы 15 мең мөрәҗәгать кабул итте, шуларның 13 меңнән артыгы социаль-хокукый характердагы. Тискәре җаваплар 30% тәшкил итә.

Беренче яртыеллыкта муниципаль архивлар тарафыннан барлыгы 37 меңнән артык мөрәҗәгать кабул ителгән, шуларның 32 меңе социаль-хокукый. Тискәре җаваплар 35% тәшкил итә.

Ни өчен кайвакыт мөрәҗәгатьне үтәп һәм кирәкле белешмә биреп булмый. Архивчылар нинди чаралар күрә?  Җавапларны 15.00 сәгатьтә "Россия 24" һәм "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясе сайтында түбәндәге сылтама буенча табарга мөмкин: http://trt-tv.ru/rossiya-24/intervyu/rossiya-24-intervyu-rimma-sibgatullina-04-08-19/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования