Татарстан архивчылары «Чабаксар: XVI-XX гасыр документлары һәм материаллары» китап сериясен тәкъдим итүдә катнаштылар

2 сентябрь 2019 ел., дүшәмбе

Чуваш Республикасы Дәүләт тарих архивында архив тарафыннан әзерләнгән «Чабаксар: XVI-XX йөз документлары һәм материаллары» китап сериясен тәкъдим итү булды. Серия дүрт томнан гыйбәрәт.

Җыентыкны тәкъдим итүдә Татарстан Республикасы Дәүләт архивы хезмәткәрләре: аудиовизуаль документларны һәм мәҗбүри нөсхәне саклау буенча архив директоры урынбасары Сергей Горохов һәм «Гасырлар авазы - Эхо веков» журналының баш мөхәррире Фәрһад Гомәров катнаштылар. Дәүләт архивы хезмәткәрләре шәһәр халкын һәм хезмәттәшләрен юбилей белән котладылар һәм «Гасырлар авазы - Эхо веков» журналының яңа санын тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования