“Гасырлар авазы - Эхо веков” журналының яңа саны дөнья күрде

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

“Гасырлар авазы – Эхо веков” журналының 2нче саны дөнья күрде. Яңа сан Театр елына багышланган. Журналда А. Гыйләҗевнең Г. Камал исемендәге театр сәхнәсендә куелган әсәрләре, Төркия Республикасында “Сүнгән йолдызлар” спектакленең куелуы турында мәкаләләр һәм Татарстан АССР тарихы буенча материаллар басылды.

"Гасырлар авазы - Эхо веков» журналына «Россия Почтасы» сайтында, Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында һәм почта бүлекчәләрендә язылырга мөмкин. Язылу индексы: П5477.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International