«Йылдыз сарае коллекциясе фотографияләрендә патша Россиясе»: Казанда Госман империясе коллекциясенең уникаль фотографияләр күргәзмәсе ачылды

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Казан Кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында «Йылдыз сарае коллекциясе фотографияләрендә патша Россиясе» күргәзмәсе ачылды.   Күргәзмә Россия һәм Төркия арасындагы мәдәният һәм туризм елы кысаларында үткәрелә. Күргәзмәдәге фотографияләр Санкт-Петербург һәм Мәскәү шәһәрләрендә тәкъдим ителгән иде инде, ә бүген Казанда күрсәтеләләр.

Күргәзмә ачылышында Төркиянең Казан шәһәрендәге яңа Генераль консулы Исмәт Эрикан, Төркия Президенты Администрациясе каршындагы дәүләт архивлары идарәсе җитәкчесе профессор, доктор Угур Унал, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова һәм «Казан Кремле дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Зилә Вәлиева катнашты.

 Күргәзмәдә Госман империясе солтаны Абдул-Хәмид II тарафыннан җыелган 40 фотографиясенең репродукциясе тәкъдим ителә. Фотографияләр солтан Абдул-Хәмид ІІ нең шәхси фотографлары тарафыннан ясалган. Алар XIX гасырда илебезнең чын кеше тормышын һәм архитектурасын чагылдыра. Төркиянең яңа Генконсулы, 100 елдан артык элек булган фоторәсемнәрне карап, дулкынлануын белдерде.

«Йылдыз сарае коллекциясе бик бай. Бу күргәзмә аша инде күптән күрмәгән пейзажларны күрә алачагыгызга ышанам», - диде Исмәт Эрикан.

«Йылдыз сарае коллекциясе фотографияләрендә патша Россиясе» күргәзмәсе 5 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Җомга көнне 11.00-20.00, шимбә 10.00-18.00 сәгатьләрдә барлык теләүчеләр өчен керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International