Татарстан архивчылары 350 нарат утырттылар.

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында «Урман атнасы – 2019» республика табигать саклау акциясе һәм «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында агачлар утыртылды. Акцияне Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы оештырды.

Архивчылар табигать саклау акциясендә катнаштылар һәм Биектау муниципаль районының Көлсәет авылында 350 ылыслы үсенте утырттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International